ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елга эш планы нигезендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге гражданнарга 2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәр район территориясендә «Частник» профилактик операциясе үткәрү турында хәбәр итә.



3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Бүген хакимиятнең утырышлар залында җирлегебез яшәешенең кай тарафка барганын яхшы билгеләгән 25 форма киңәшмә узды. Биредә, гадәттәгечә җирлек башлыклары, белем бирү, сәламәтлек саклау һәм хокук саклау учрежденияләре хезмәткәрләре катнашты.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасында 2021 елның 4 сентябрендә көндез һәм кич белән урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Әлеге уңайдан Яшьләр үзәге акция уздырды.


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак. Ерак һәм керә алмаган җирләрдә 20 декабрьгә кадәр сузылачак ул.

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, ләкин 2021 елның апреленә, ә аннары сентябрьгә күчерелде. Июнь аенда Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы хөкүмәтнең имзаланган карарына сылтама белән, халык санын алу 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр барачак дип хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, аның көннәре 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр тәгаенләнде.

Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 августында кабул ителгән “Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү турында”гы Указы яктылыгында даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәп, 2021 елның 31 августына пенсия алучы гражданнарга 2021 елның  сентябрендә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Быел әлеге уку йортына 100 дән артык бала укырга керәчәк.

Бүген «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат комплексында тәүге Белем бәйрәме узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International