2021 елга эш планы нигезендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге 2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәр район территориясендә «Частник» профилактик операциясе үткәрү турында хәбәр итә.
Аның максаты шәхси – тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан һәм аларның тагылмаларыннан файдаланганда юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау.
Чаралар барышында төп игътибар тракторларда, үзйөрешле машиналарда һәм тагылмаларда - теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итү) юнәлдереләчәк.
Районда шәхси затлар тарафыннан 1186 берәмлек үзйөрешле техника һәм аларга тагылмалар теркәлгән, шуларның 824 е техник карау узган.
Актаныш районы буенча ТР ДТК начальнигы И. М. Хәкимов