Бүген хакимиятнең утырышлар залында җирлегебез яшәешенең кай тарафка барганын яхшы билгеләгән 25 форма киңәшмә узды. Биредә, гадәттәгечә җирлек башлыклары, белем бирү, сәламәтлек саклау һәм хокук саклау учрежденияләре хезмәткәрләре катнашты.
Июль аенда 19 сабый дөньяга килгән (ел башыннан 173), 60 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән (ел башыннан 284), 16 пар язылышкан (ел башыннан 67) һәм 8 пар төрле сәбәпләр аркасында аерылышкан (ел башыннан 39). Әлеге демографик күрсәткечләр белән район башлыгының урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды.
Үлем очракларына килгәндә, иң күп кеше кан әйләнеше авыруларыннан вафат булган – 24. 4 кеше – онкологиядән, 4 райондашыбыз коронавирустан вафат. Дөнья белән хушлашкан 6 райондашыбыз эш яшәндәгеләр. Шунсы аяныч, аларның барсыда эчүчелек корбаннары. Җир җимертеп эшләп йөрер чакта “яшел елан” белән дуслашып, гомерләрен өзгән кешеләр алар. Арасында 39-40 яшьлек егетләрнең булуы аеруча күңелсез хәл.
7 ай эчендә район буенча 1 кешегә туры килгән алкоголь күләме 4,73 литр тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда бераз кимегән булса да, җирлекләр буенча караганда хәлләр төрлечә. Киров җирлегендә 1 кешегә 7,75 литр, Актанышта - 6,43, Пучы җирлегендә – 5,75 литр туры килә. Кәзкәй җирлегендә һәрвакыттагыча – 0. Әтәс, Иске Айман, Усы җирлекләрендә 1 литрга да тулмый.
Эчүчелекнең кай тарафка илткәнен сөйләп торасы юк, барыбыз да яхшы беләдер. Шул сәбәпле гаиләләрдә низаглар туа. Диңгезе тубыктан булганнар аны-моны уйламый ялгышлыклар кылалар. Июль аенда гына эчке эшләр бүлегендә 19 хокук бозу очрагы теркәлгән (7 айга 150 дән артык). Алар гадәттә: сугышу, урлашу, исерек хәлдә руль артына утыру. Полиция вәкилләре тарафыннан ай эчендә легаль булмаган аракы сатуның 5 очрагы теркәлгән. Алар Актанышта һәм Күҗәкә җирлегендә. Хәер, моның белән берәүне дә аптыратып булмыйдыр. Үзе куып, спиртны суга бутап яисә инде кайдандыр кайткан, билгесез алкоголь эчемлекләрен сатучыларар һәр авылда да бар. Аларны һәркем белә, әмма туктатырга ашыкмый.
Авыр гаиләләр белән эшчәнлек алып барган район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева соңгы рейдларның нәтиҗәләре белән таныштырды. Бүгенге көндә районда авыр саналган 7 гаиләдә 15 бала тәрбияләнә. Алар һәрдаим күз уңында тора. Бу юнәлештәге эшчәнлекне район башлыгы Энгель Фәттахов та уңай бәяләде. Һәм җирлек башлыкларына, белем бирү учрежденияләре җитәкчеләренә игътибарны арттырыру кирәклеген ассызыклады.
Ай саен барлык күрсәткечләр буенча җирлекләр арасында рейтинг чыгарыла. Бу юлы беренчелеккә Иске Айман җирлеге лаек булды. Мәсәде – 2, Теләкәй җирлеге – 3 урында.