19-21 нче гыйнвар көннәрендә Казанда инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үтәчәк. Актаныш районы данын муниципаль тур җиңүчесе, Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 10 б сыйныф укучысы Халирахманов Динар (укытучысы Миршарипова Т.) яклаячак. Аңа уңышлар телибез.
17 гыйнвар көнне Актаныш районында Р.Г.Мостафин истәлегенә багышланган “Актаныш, туган ягым” исемле кыскаметражлы фильмнар конкурсы игълан ителде.
Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә Математика-Информатика-Физика атналыгы башланып китте.