Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә Математика-Информатика-Физика атналыгы башланып китте. Атналыкның беренче чарасы “Информатикадан белгечләр турниры” 19 гыйнвар көнне 8,10,11 нче класс укучылары катнашында үтте. Кичә барышында “Алгоритм”, “Хакерлар”, “Программа” командалары 6 төрле турда көч сыныштылар. “Программа” командасы (Ханипов Айнур, Гилмуллин Илназ, Шайгарданова Инзилә, Шәйхелмәрдәнова Гөлназ) 69 балл җыеп җиңеп чыкты. Котлыйбыз!