Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Бүген, 20 январь көнне, Актаныш психологик үзәге психологлары Гимадиева Фируза һәм Мисбахова Лилия Бурсык мәктәбе укучылары белән очраштылар. Очрашу барышында тренинглар үткәрделәр, бергәләп рәсемнәр ясадылар. Соңыннан ата-аналар җыелышы барышында укытучыларга һәм әти-әниләргә киңәшләрен бирделәр. Ата-аналар алдында шулай ук "Балам тәрбияле булсын, яхшы укысын, дисәң...." темасына укытучы Рахимова А. чыгыш ясады. Укыту-тәрбия завучы Фаррахова Л. 2 нче чирек йомгаклары белән таныштырды. Ахырда класс җыелышлары узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International