Татарстанда суыта

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
          Татарстан синоптиклары фаразына караганда, 20 гыйнварда Татарстанда аязучан болыты һава. Күпчелек районнарда кар явачак.  Юлларда - бозлавык.

Төнлә һәм иртән 6дан 11 градуска, кичкә 17 градуска кадәр салкын. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатышын районнарында - иң җылысы, төньяк-көнчыгышында иң салкыны булачак.

21 гыйнварга каршы төндә болытлы һава, урыны белән бераз кар көтелә. Һава температурасы - 23, аязган вакытта 28 градуска кадәр суытачак. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International