17 гыйнвар көнне Актаныш районында Р.Г.Мостафин истәлегенә багышланган “Актаныш, туган ягым” исемле кыскаметражлы фильмнар конкурсы игълан ителде. Конкурста районның авыл җирлекләре, белем бирү оешмалары, мәдәният оешмалары, иҗтимагый оешмалар, иҗади коллективлар һәм районда яшәүчеләр, яшь чикләүләренә карамастан һәвәскәрләр яки профессионаллар катнаша ала.
Гаризалар һәм конкурс эшләре 31 гыйнварга кадәр “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә кабул ителә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сез http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/info.php?id=630261 сылтамасы буенча күчеп таныша аласыз.