ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2015 ел
җомга
25 март көнне  Яңа Әлем  мәдәният йортында авылыбызның язучысы Хәмит ага Миңнегалиевның якты истәлегенә багышлап, 85 ел юбилей кичәсе узды
Меңнәр мәктәбенең Мирсәетов Мөдәрис исемендәге балалар оешмасы тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ әби - бабайларга тимурчылык эше оештырылды. Группаларга бүленеп, укучылар бай тормыш тәҗрибәсе булган өлкәннәр белән аралашалар, аларга хуҗалык эшләрендә булышалар. Әби - бабайларыбыз балалар белән аралашуны көтеп, ярдәмнәренә сөенеп торалар.
Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләргә ашыкмаучы машина йөртүчеләр саны һаман да шактый югары булып кала бирә. ЮХИДИ идарәсе вәкилләре әлеге тәртип бозучыларны җитди проблемалар көтә, дип кисәтә.
Хәзерге вакытта кече һәм урта бизнес Татарстан икътисадының 25 процентын алып тора. Тик бу гына җитми. Әлеге күрсәткеч күпкә югарырак булырга тиеш, дип саный Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

30 – 31 март көннәрендә “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк  егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына  татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булачак.

25 март көнне үзәк китапханәдә “Илһамият” клубының  дәресе  “Гаилә һәм никах” темасына багышланды.
Казанда “Ел хәйриячесе-2014” республика конкурсы җиңүчеләрен котлау чарасы булды
Соңгы ике елда республикабызда сатылган аракы күләме икеләтә кимеде. Быел исә яңадан 2012 ел нәтиҗәләренә кайту өчен зур көчләр куелачак. Аракы азрак сатылу халыкның эчүдән бизү күрсәткече түгел бит, бары тик суррогат алкоголь базарының чәчәк атуына ишарә генә.
Бүген мәктәбебез коллективының педагогик советы үтте.
Бүген Бурсык мәктәбендә  "Укуга омтылыш тәрбияләү - уңышлы белем бирүнең төп шарты" темасы астында педсовет узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International