Соңгы ике елда республикабызда сатылган аракы күләме икеләтә кимеде. Быел исә яңадан 2012 ел нәтиҗәләренә кайту өчен зур көчләр куелачак. Аракы азрак сатылу халыкның эчүдән бизү күрсәткече түгел бит, бары тик суррогат алкоголь базарының чәчәк атуына ишарә генә.
2012 елда 4,5 миллион декалитр аракы сатылган булган. Хәзер исә 3 миллион декалитрдан да кимрәк сатыла. Билгеле, халыкны спиртлы эчемлекләрдән биздерү чараларының да нәтиҗәсе бардыр. Әмма, күпчелектә, мондый күрсәткечләр легаль алкогольнең суррогатка алмаштыру хисабына гына ирешелә.
Кытайда ясалган Казахстан аракысы
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко сүзләренчә, бүгенге көндә контрафакт спиртлы эчемлекләр белән көрәш Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохоринның җентекле күзәтүенә алынган.
Билгеле, легаль булмаган исерткеч эчемлекләрнең саллы өлеше Казахстаннан кертелә. Әмма Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ачыклаганча, кулга алынган контрафактның барысы да биредә эшләнмәгән. Алкоголь продукциясе Кытайда җитештерелеп, Казахстан бренды белән шул ил аша Россия территориясенә үтеп керә икән.
Игорь Марченко хәбәр иткәнчә, быелның 2,5 аенда 82 мең литр ялган алкоголь продукция әйләнештән алынган (узган елда 321 мең литр суррогат тоткарланган). Шуның 40 проценты – Казахстан аракысы, 16 проценты – составында спирт булган сыекчалар, 4 проценты – көмешкә, калганы исә стационар булмаган яки лицензиясез сәүдә объектларыннан әйләнештән алынган хәмер.
Арзан – димәк, суррогат
Суррогат алкоголь базарының «чәчәк атуы», беренче чиратта, кеше гомеренә куркыныч тудыра. Кулдан сатылган 5 литрлы шешәләрдәге аракы сәламәтлеккә төзәтеп булмаслык зыян китерергә мөмкин дип кисәтеп торсалар да, арзан бәягә сатылган мондый контрафактка кызыгучылар табыла. Нәтиҗәдә, мондый сыйфатсыз продукция белән агуланучылар, хәтта үлүчеләр буенча аяныч статистика туа.
Узган елда 1587 кеше суррогат белән агуланган, шуларның 63е - балалар. Спиртлы эчемлекне татып караганнан соң хастаханә ятагына эләгүченең иң яшенә нибары 11 яшь кенә булган. Сөенечкә, балалар һәм үсмерләр арасында контрафакт белән агуланып үтүчеләр юк. Быел мондый статистика шулай ук борчулар уята. 221 агуланучының 58е якты дөнья белән хушлашкан.
- Арзанлы спиртлы эчемлекләр сатып алырга тәкъдим итүчеләргә ышанмагыз. Гадәттә, алар мондый алкоголь заводтан яшерен рәвештә алып чыгылган дип ялганлый. Әмма бу чынлыкка туры килә алмый – Татспиртпромда бар этапта онлайн хисап приборлары куелган. Димәк спирт күләме катгый исәпкә алынган, - дип кисәтте янә Игорь Марченко.
Спиртлы эчемлекләрне өйгә бирмиләр
Бүгенге көндә Татарстанда алкоголь продукцияне ваклап сату белән 8100 сәүдә объекты шөгыльләнә, шуларның 1405е - җәмәгать туклануы урыннары. Әмма белүебезчә, алкогольне төнлә кафе-рестораннарда һәм җәмәгать туклану урыннарында гына сатарга ярый дигән канун кертелгәннән соң, күп кенә зур булмаган кибетләр үзләрен бар дип атады яки сыйфаты зур шик уяткан пәрәмәчләр пешерә башлады. Биредә сатылган алкогольнең сыйфатына да дәгъвалар күп. Идән астыннан биредә ялган аракы белән сәүдә итәләр.
Агымдагы елның 6 мартында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен берәмләп сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуы турында”гы законга кул куйды. 17 марттан алкоголь продукцияне элеккечә кичке 10нан иртәнге 10га кадәр сату тыела. Өстенлекләр ресторан һәм кафеларга гына кагыла. Әмма шул ук сәгатьләрдә ябык савыттагы алкоголь продукцияне җәмәгать туклануы предприятиесеннән алып чыгу тыела.
Шулай ук алкогольне стационар булмаган объектларда урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, күп фатирлы торак йортларда, күп фатирлы йортларга өстәп төзелгән биналарда урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сату рөхсәт ителми. Чикләүләр “ресторан”, “кафе” типларына кертелгән җәмәгать туклануы предприятиеләренә генә кагылмый.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА