ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

11 апрель көнне 5-6 класслар арасында кошларга багышланган “Кошлар – безнең дуслар” дигән кичә оештырылды. Кичә барышында укучылар кошлар турында кызыклы сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәр чиштеләр. Бәйге кошлар турындагыкызыклы материалларга бай булды, кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмиятенә зур игътибар бирелде.

  Татар теле  буенча  үткәрелүче “Зирәк тиен” уен- бәйгесенә мәктәбебез укучылары елдан- ел күбрәк тартыла. Узган уку елында бу бәйгедә 34 укучы көч сынашып, шулар арасында 3 нче класс укучысы Алисә Хаҗиева республика күләм җиңүгә ирешкән булса, бу уку елында 38 укучы  бәйге- уенда катнашты. “Зирәк  тиен” уен- бәйгесе татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Шәемова А.М. һәм Нуриева Ә.Г.тарафыннан оештырылды.

  Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан  республикада уздырылучы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында башкару өчен ункөнлек  план төзелде.    Ункөнлекнең  төп максаты булып татар теленең  дәрәҗәсен күтәрү,  телебезнең фәнни нигезләре белән кызыксынуны арттыру, укучыларның татар телендә сөйләм  культурасын, иҗади сәләтен тагын да үстерү,  татар телен  иң камил белүчеләрне ачыклау тора.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Әлфия Гавис кызы үзе укыта торган 9нчы класс укучыларын  “ Татар теленнән бердәм республика тестлары тапшыру турындагы” мәгариф бүлеге башлыгы Нурлыева Ләйсән Фоат кызы тарафыннан чыгарылган 8нче апрель боерыгы белән таныштырды.

10 апрель көнне Иске Балтач башлангыч мәктәбендә “Дәрестә һәм дәрестән соңгы эшчәнлектә балаларның иҗади сәләтләрен үстерү” дигән тема астында башлангыч класс укытучыларының район семинары булды. 

Мәктәбебез базасында "Физический огонек" район конкурсы үткәрелде.
13 апрель көнне Актанышның 1 санлы урта белем бирү  мәктәбенең актлар залында “Ак калфак” җәмгыятенең Актаныштагы мәдәният комитетының чираттагы утырышында төрле һөнәр ияләре белән очрашу узды.
Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең иҗади сәләтен ачу һәм аны үстерүгә юнәлтелгән “СОЗВЕЗДИЕ“-“ЙОЛДЫЗЛЫК“ “ республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале  суперфиналы 13 апрельдә Казанда “Уникс” концертлар залында старт ала.
10 нчы апрель көнне районда 7-8 класс укучылары арасында "Физический огонек" конкурсы үткәрелде. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы составында  Шамсутдинов Р . (8 класс), Зарипова Д. (8 класс), Гарипова Г. (8 класс) катаншып,  1 нче урынны яуладылар.  (Укытучылары: Гыйльфанова Ф.Ә.) Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!
11 нче апрель көнне мәктәптә "Суицид һәм аны булдырмау чаралары" темасына чираттагы ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта Актаныш психологик үзәк психологы Гимадиева Фирүзә Флүс кызы катнашты. Ул ата-аналар белән төрле психологик тренинглар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International