Райондашларыбызга уңышлар телибез!

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең иҗади сәләтен ачу һәм аны үстерүгә юнәлтелгән “СОЗВЕЗДИЕ“-“ЙОЛДЫЗЛЫК“ “ республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале  суперфиналы 13 апрельдә Казанда “Уникс” концертлар залында старт ала. Ул 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.  Сәләтле балалар һәм яшьләр арсында зур популярлык казанган, иң-иңнәренә зур сәхнәгә, эстрадага юл ачкан бу фестиваль быел 15нче тапкыр үткәрелә һәм ул Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
 
Фестиваль җиңүчеләренә акчалата премияләр һәм призлар биреләчәк, шулай ук алар 17 апрельдә “Уникс”та һәм 25 апрельдә “Пирамида”да узачак ике гала-концертта катнашачак.  
 
Актаныш районыннан суперфиналда  “Тамчы” вокал ансамбле (җитәкчесе Лилия Мостафина),  “Образ” бию ансамбле (җитәкчеләре Н. Романова һәм Р. Миндияров),  конферанслар (җитәкчеләре Л. Ялалова, И. Габдуллина ) һәм ялгыз җыр башкаручылар (җитәкчеләре Д. Мусин) катнаша. 
 
Райондашларыбызга уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International