Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан республикада уздырылучы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында башкару өчен ункөнлек план төзелде. Ункөнлекнең төп максаты булып татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, телебезнең фәнни нигезләре белән кызыксынуны арттыру, укучыларның татар телендә сөйләм культурасын, иҗади сәләтен тагын да үстерү, татар телен иң камил белүчеләрне ачыклау тора.