10 нчы апрель көнне "Иман" спорт сараенда баскетбол ярышы булды. Бу ярышта Киров урта мәктәбенең кызлар командасы катнашып 4 нче урынны яулап кайттылар. Афәрин, кызлар! (Җитәкчеләре Туктаров Б.Р.)
9 нчы апрель көнне Киров урта мәктәбендә химия һәм биология атналыгы кысаларында "Химия безнең тормышта" дип аталган кызыклы кичә үтте.
10 нчы апрель көнне районда 7-8 класс укучылары арасында "Физический огонек" конкурсы үткәрелде. Киров урта мәктәбе командасы составында Хафизов Ш. (7 класс), Сибгатуллин И. (8 класс), Фардиев Ш. (8 класс) катаншып, 3 нче урынны яуладылар. (Укытучылары: Хафизова Р. Ф.) Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!