9 нчы апрель көнне Киров урта мәктәбендә химия һәм биология атналыгы кысаларында "Химия безнең тормышта" дип аталган кызыклы кичә үтте. Биология һәм химия укытучысы Мәгъдәнурова Гөлнара 8 нче класс укучылары белән берлектә М. Кюриның тормышы һәм эшчәнлеге, дару препаратларын дөрес саклау һәм азык продуктларындагы "Е" ларның нәрсә аңлатуы белән таныштырдылар. Укучылар өчен тормышта кирәкле, кызыклы тәҗрибәләр дә күрсәтелде.