ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
 2015 нче елның 1 гыйнварыннан "Рәсәй Федерациясендә халыкка  социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында"  Федераль закон үз көченә керде.  Республиканың социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, социаль хезмәт төрләре, аларны күрсәтү тәртибе һәм шартлары, тарифлары  турында тулырак мәгълүматнеhttp://sobes.tatarstan.ru/ ссылкасы буенча кереп танышырга мөмкин.
24 апрель көнне Актаныш балалар китапханәсендә – библиотөн.
11 апрель көнне  Уразай авыл китапханәсендә "Туган җирем -иҗат чишмәм" исеме астында  очрашу үткәрелде.
Әтәс  авылында  озакламый   яңа   җәмәгать    бинасы   сафка  басачак.  Бүгенге   көндә  бинаның  тышкы  эшләре   төгәлләнеп,     төзүчеләр    ут  кертү  эшләренә  хәстәрлек   чаралары  күрә  башладылар.   Ә  мәдәният   хезмәткәрләре   һәм   китапханә   хезмәткәрләре    бина  янын  чистарту   өмәләләрендә   көч   куялар.Район   җитәкчелеге   ярдәме  белән  башкарылган  бу  эшкә   авыл  халкы  зур  рәхмәт  укый   һәм   бинаның  тәүге   ишекләре  ачылуны  зур  түземсезлек  белән   көтәләр.
11 – 12 апрель көннәрендә “Актаныш” спорт комплексында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге өчен ярышлар булып узды
16-18 апрель көннәрендә “Актаныш” спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев призына  яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир оештырыла.
Мәктәбебез  яшь иҗатчылары  күренекле авылдашыбыз Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал исемендәге иҗат фестиваленә старт бирелүне көтеп ала.  Бу көннәрдә укучыларыбыз Гамил Афзалның тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен искә төшерәләр.  Бәйгенең төп шарты булган  әдәби жанр- нәсер язу  үзенчәлекләре белән танышалар.  Нәсернең иң матур үрнәге булган Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән Г.Кутуйның “Сагыну”, Ә.Еникинең “Мәк чәчәге” әсәрләрен һәрбер укучы укып чыгып,  каләм тирбәтү өчен фикер туплый.
Укучыларыбызның тырышып – тырышып кош оялары ясаулары турында хәбәр иткән идек инде. Бу  атнада кош оялары ясау, аларны урнаштыру эше тәмамланды. Технология укытучысы Нуриев Ф.Ш. тарафыннан иң яхшы кош оясы ясаучы билгеләнде. Бу бәйгедә 6 нчы класс укучысы Мәрдәнов Илназ җиңүче дип табылды. Ул ясаган оя  эстетик таләпләргә туры килә, барлык үлчәмнәре дә дөрес. Сыерчыклар да үз иткән Илназ ясаган ояны. Мәктәп директоры тарафыннан җиңүчегә диплом тапшырылды.

7-13 апрельдә биология һәм химия атналыгы булып узды. Атналык дәвамында биология буенча 7-8 класслар арасында “Кызыклы биология”, 5-6 класслар арасында “Кошлар – безнең дуслар!” бәйгеләре, 10 класста “Мутация сәбәпләре” темасына ачык дәрес үткәрелде, химия фәне буенча 8-9 класслар арасында “Самый-самый” дигән химик викторина уздырылды. Атналык эчендә укучылар актив катнаштылар һәм җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International