Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал исемендәге иҗат фестиваленә әзерлек

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Мәктәбебез  яшь иҗатчылары  күренекле авылдашыбыз Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал исемендәге иҗат фестиваленә старт бирелүне көтеп ала.  Бу көннәрдә укучыларыбыз Гамил Афзалның тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен искә төшерәләр.  Бәйгенең төп шарты булган  әдәби жанр- нәсер язу  үзенчәлекләре белән танышалар.  Нәсернең иң матур үрнәге булган Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән Г.Кутуйның “Сагыну”, Ә.Еникинең “Мәк чәчәге” әсәрләрен һәрбер укучы укып чыгып,  каләм тирбәтү өчен фикер туплый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International