Социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар турында мәгълүмат

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Халыкны хезмәт һәм эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә интернет челтәренә тоташкан компьютерлар урнаштырылды. Әлеге компьютерлар аша теләге булган һәрбер кеше Татарстан Республикасында социаль хезмәтләрне башкаручы оешмалар хакында бушка мәгълумат алырга, күрсәтелә торган  хезмәтләрнең вакыты, тәртибе, шартлары, тарифлары турында да танышырга мөмкин.  Шулай ук, социаль ярдәм чараларына “Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре” порталы аша электрон гаризалар биреп була.

 Республиканың социаль хезмәт күрсәтү оешмалары турында тулырак мәгълүматнеhttp://sobes.tatarstan.ru/ ссылкасы буенча кереп танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International