Актаныш балалар китапханәсендә – Библиотөн!

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Актаныш балалар китапханәсендә – Библиотөн!  Нәрсә соң ул библиотөн?  “Библиотөн” – төшенчәсе таныш булмаганнарга аңлатып китәбез. “Библиотөн” – ул  китап укуга булышлык итүче киң масштаблы акция. Бу акция ни  өчен апрель аенда уза соң?  23 апрель  - дөньякүләм китап һәм авторлык хокукларын яклау көне.  Менә  шуңа күрә дә,  барлык китапханәләрдә, музейларда,  китап кибетләрендә  һ. б. ларда библиотөн уздырыла.  Бу көнне,  барлык санап узылган оешмаларның эш сәгатьләре  3 сәгатькә озыная.    Быел,  бу акция  24 апрельгә , җомга  көнгә туры килә һәм   үзәк темасы “Көндәлекне ач, вакытны эләктер!” дип атала. Бу көнне китап укучылар китап дөньясына,  сәяхәткә  язучыларның һәм  китап укучыларның көндәлекләрен укып, юл алачаклар.

Без дә, Актаныш балалар китапханәсе хезмәткәрләре,  үз китап укучыларыбызга укыган китаплары турында бәяләмә (отзыв) язарга тәкъдим итәбез.  Сезнең бәяләмәне укып,  барлык  китап сөючеләрнең  дә  чыннан да нәкъ менә шушы китапны укырга теләге туарлык булсын. Иң яхшы бәяләмәне  приз көтә.   Бәяләмәләр белән  китап сөючеләребезне 24 апрель көнне, балалар китапханәсендә - “Библиотөн”дә көтеп калабыз.

Барлык район китапханәләрен дә  бу акциягә кушылырга чакырабыз.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International