Аккүз мәктәбе яңалыклары

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
11 нче апрель көнне мәктәптә "Суицид һәм аны булдырмау чаралары" темасына чираттагы ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта Актаныш психологик үзәк психологы Гимадиева Фирүзә Флүс кызы катнашты. Ул ата-аналар белән төрле психологик тренинглар үткәрде. Шулай ук җыелышта:
-ТДИ-на әзерлек;
-3 нче чирек нәтиҗәләре;
-ашханәдә ашатуның торышы;
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләре дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International