ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2015 ел
шимбә
15 нче апрель көнне 4 нче класс укучыларының литературное чтение фәненнән, ә 17 нче апрель көнне "Җир - Кояш системасы планетасы" дигән темага проект эше буенча мониторинг үткәрелде.

17
апрель, 2015 ел
җомга
15-16 апрель коннэрендэ Азнакай районында мэдэният хезмэткэрлэренен семинар -кинэшмэсе утте.
Киров авыл китапханәсендә иң яхшы "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге " бәйгесенә йомгак ясалды.
Бүген мәктәптә ветераннар белән очрашу үткәрелде.
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сираев Рафис (укытучысы Галимуллина  Ф.Х.) "Илһам" Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесендә катнашып лауреат булды һәм Диплом белән бүләкләнде. 

17 нче апрель көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9  класс укучылары белән "Кеше һәм Галәм" темасына түгәрәк өстәл утте. Әңгәмә барышында Галәм киңлеге, космоска беренче очыш ясаган ракеталар, беренче косманавт Юрий Гагарин, ачык космоска беренче чыгучы Алексе́й Лео́нов турында мәгълүмат бирелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

 

Шушы минутларда "ТР ел укытучысы - 2015"  республикакүләм конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.

“Балалар ышаныч телефоны көне” уңаеннан уздырыласы чаралар планы нигезендә бүген Чалманарат мәктәбенең барлык классларында да “Балалар ышаныч телефоны – психологик ярдәмнең иң уңайлы төре”, “Балалар ышаныч телефонына кайсы очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин?” дигән темаларга класс сәгатьләре узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга  җаваплар таптылар. 

Бүген, 17 апрельдә “Актаныш” спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир башланды.
17 апрель көнне Уразай авыл китапханәсендә "Иң яхшы мәдәни көндәлек" дигән конкурска нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International