16 нчы апрель көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тарих һәм татар әдәбияты буенча “Үзебезнең уен” ителлектуаль уены үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп, “Билгеле даталар”, Бөек шәхесләр”, “Герой шәһәрләр”, “Әдәбият”, “Безнең төбәк” бүлекләре буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр.
14 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә техник иҗат эшләреннән торган күргәзмә булып үтте. Безнең мәктәбебездән Нуруллин Рафил радио белән идарә ителүче самолет белән катнашып 2 нче урын алды. Җитәкчесе - Рушат Нуруллин. Чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗат уңышлары телибез!
13 нче апрель көнне Киров урта мәктәбендә химия - биология атналыгын йомгаклау булды. Биология һәм химия укытучысы Магданурова Г.Х. атналык дәвамында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре белән таныштырды.