ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга

10 апрель көнне БИҮ дә 2 нче республикакүләм техник иҗат күргәзмәсе фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Анда  27 мәктәптән 205 укучы үзләренең экспонатларын тәкъдим иттеләр. Киров урта мәктәбе укучылары  әлеге күргәзмәдә призлы урыннар яуладылар.


 

Чуракай  авыл  ккитапханәсе  балалар  бакчасында "Көлеп  торсын  бала күзләре" исемле  телдән  журнал үткәрде.

14 апрель көнне Пучы мәктәбендә матур язу конкурсы булып узды. Мәктәбебезнең 4 класс укучысы Зиннурова Эльвина 1 урын (укытучысы: Мирзаянова Рәмилә); 2 класс укучысы Хисамов Булат (укытучысы Ганиева Голнара) - 2 урын; 3 класс укучысы Хабибуллина Адилә (укытучысы: Гарданова Зимфира) - 1 урын алып, мәктәп данын якларга районга барачак.

Бүген, 17 апрель көнне “Актаныш” спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев призына  яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир башланып китте.
28 апреле көнне Актаныш муниципаль районы «Яшьлек» мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. 
Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту, матурлау максатыннан, 18 апрель көнне зур өмә уздырыла. 
Әтәс мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе

6-15 апрельдә республиканың барлык районнарында язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек буенча конкурс үткәрелде


Быел 1 июльдән фондның территориаль органнарында пенсия билгеләгәндә таныклыклар бирелми башлый
Мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм” республика бәйге-акциясе декадасы чаралары үтә. 5-11 сыйныф укучылары “Мин татарча дөрес язам” дип аталган мәктәп күләмендәге бәйгегә кушылып, конкурс диктантлары яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International