Батырлар бил сынаша

2015 елның 17 апреле, җомга
Бүген, 17 апрель көнне “Актаныш” спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев призына  яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир башланып китте. Күркәм традициягә әверелгән әлеге бәйге быел 16 тапкыр яшь көрәшчеләрне үзенә туплый.  Турнирның ачылу тантанасы 11.00 сәгатьтә булачак.
 
Яшь батырлар 2 көн дәвамында үзләре арасыннан 10 үлчәү категориясендә иң көчле көрәшчеләрне  ачыклаячаклар. Җинүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International