ТР районнарында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр

2015 елның 17 апреле, җомга
ТР районнарында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр. 6-15 апрельдә республиканың барлык районнарында язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек буенча конкурс үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалагы һәм азык-төлек матбугат хезмәте.
Районнарда министр урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, механизация һәм игенчелек хезмәте белгечләре, шулай ук агрохолдинг инженерлары һәм ведомство карамагындагы оешмалар белгечләреннән торган комиссия эшләде.
Күпчелек хуҗалыкларда чәчкечләр һәм культиваторлар ремонтлау эшләре төгәлләнгән. Аерым хуҗалыкларда, шулай ук агрофирмаларда да үзебездә җитештерелгән тракторлар паркы әзер.
Актаныш, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Саба, Азнакай, Теләче, Нурлат, Кайбыч районнары аграрийлары язгы кыр эшләренә җаваплы әзерләнгән.
ТР агросәнәгать хуҗалыкларына 1,2 млрд сумлык запас частьлар кайтарылган, бу ихтыяҗның 92 процентын тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International