13 нче апрель көнне Киров урта мәктәбендә химия - биология атналыгын йомгаклау булды. Биология һәм химия укытучысы Магданурова Г.Х. атналык дәвамында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре белән таныштырды.Укучылар тарафыннан ясалган сыерчык ояларына урыннар чыгарылды. Соңыннан күчмә кошлар өчен оялар мәктәп территориясендәге агачларга элеп куелдылар.