"SаMоSтоятельных детей" акциясе

2015 елның 17 апреле, җомга
      16 апрель көнне "SаMоSтоятельные дети" акциясе кысаларында  Кадет интернат-мәктәбенең 9чы сыйныф укучылары игелекле эшләр башкардылар:
- Кәзкәй авылында яшәүче халыкка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган "георгия лентасы" тараттылар;
- Кәзкәй авылында урнашкан Бөек Ватан сугышы Җиңүенә багышланган һәйкәл кырын чистартылар;
-кадет интернат-мәктәбе спортзалының түбәсен ясауда ярдәм иттеләр;
Бөек Ватан сугышы ветераны Хисматуллина Гайса абыйга өй эшләрендә ярдәм иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International