Бүген, 17 апрельдә “Актаныш” спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир башланды.
Турнирны тантаналы ачу вакытында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ТР Федерациясе башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хайруллин, ярышларның башка мактаулы кунаклары катнаштылар.”Сездән матур һәм гадел көрәш көтәбез, -диде районы башлыгы Фаил Камаев, яшь батырларны сәламләгәннән соң.-Турнир җәрәхәтләрсез һәм югалтуларсыз үтәр дип ышанабыз, барлык спортсменнарга биредә үзегезнең иң яхшы нәтиҗәгезне күрсәтүегезне телим”.
Ярышта Татарстаннан, Оренбург өлкәсеннән 48 командада 400 дән артык яшь батыр катнаша. 2 көн дәвамында алар үзләре арасыннан 10 үлчәү категориясендә иң көчле көрәшчене ачыклаячаклар