Чалманарат мәктәбе яңалыклары

2015 елның 17 апреле, җомга

“Балалар ышаныч телефоны көне” уңаеннан уздырыласы чаралар планы нигезендә бүген Чалманарат мәктәбенең барлык классларында да “Балалар ышаныч телефоны – психологик ярдәмнең иң уңайлы төре”, “Балалар ышаныч телефонына кайсы очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин?” дигән темаларга класс сәгатьләре узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга  җаваплар таптылар. “Балалар ышаныч телефоны” – балалар оешмаларында укытучылар, ата-аналар, зурлар белән балалар арасында килеп чыккан кытыршылыкларны бетерү өчен иң кулай юл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International