Татарстан Республикасының иң яхшы химия укытучысы - Актанышта!

2015 елның 17 апреле, җомга
Шушы минутларда "ТР ел укытучысы - 2015"  республикакүләм конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.
 21 нче март көнне үткән конкурсның зона этаплары нәтиҗәләре буенча гимназия-интернатның химия укытучысы Рүзилә Илдар кызы Гарипова "Ел укытучысы - 2015" конкурсының финал өлешендә үтте. Конкурсның 13-17 нче апрель көннәрендә булып үткән финал этабында катнашып, Рүзилә Илдар кызы Татарстан Республикасының иң яхшы химия укытучысы исеменә лаек булды.
Искәртеп узабыз: “Ел укытучысы-2015” һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау сынаулары 13-17 апрель көннәрендә Казанның 178нче Мәгариф үзәге базасында уздырылды. Аларда зона этапларында җиңгән 45 укытучы дәресләр, мастер-класслар үткәрде, күп санлы педагогик совет утырышларында катнашты, мәгариф проектларын яклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International