ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2015 ел
шимбә

18 нче апрель көнне мәктәбебез укучылары һәм укытучылары шимбә өмәсендә катнаштылар. Бу эштә башлангыч класс укучылары да читтә калмады. Алар югары класс укучылары белән беррәттән мәктәп һәм һәйкәл алларын чүп–чардан чистарттылар.

Бүген районның барлык 10 класс укучылары рус теленнән мониторинг эш үткәрделәр.
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Чишмә авылында һәйкәл төзү эшләре бара.
17 нче апрель көнне 4 класс укучылары "балалар мәйданчыгы" дигән темага проект эше эшләделәр.
Бүген безнең мәктәп базасында 2-4 класс укучылары арасында каллиграфия буенча зона бәйгесе үткәрелде. Муниципаль турга Әлем мәктәбеннән Сәетгәрәева Азалия - 2 класс. (Укытучысы: Зарипова Ф.), Зәкиева Диләрә - 3 класс. (Укытучысы: Нургалиева Л.), Чуракай мәктәбеннән Галләмова Ләйсән - 4 класс. (Укытучысы: Шәрипова Э.) үттеләр.
16 нчы апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү алымнары" темасына региональ семинар узды.

Мәгәриф һәм фән министрлыгы боерыгы № 2368/15 нигезендә, 17 апрель көнне 4 класс укучылары проект эшләделәр. /укытучылары Шамсиева М.Р/. Мониторингның төп максаты: укучыларның ФГОС тәләпләренә туры китереп белем дәрәҗәләрен тикшерү.      

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе чаралары планы буенча 5 нче класс укучылары белән “Белем сандыгы”интеллектуаль уен-бәйгесе үткәрелде.Чарада “Сыйфат”,”Фигыль”,”Исем”төркемнәре татар теле фәненнән белемнәрен сынадылар.
Күренекле татар язучысы Ә.Еники хикәяләре буенча 6 класста китап укучылар конференциясе үткәрелде.Укучылар “Бала”,”Кем җырлады”,”Мәк чәчәге” әсәрләрен яратып укыдылар,эчтәлекне тулысынча ача белделәр.Әлеге чара тынычлыкның кадерен белергә чакыру булып яңгырады,балаларны китап укырга,эзләнергә этәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International