ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2015 ел
шимбә
Бүген, 18 апрель көнне Актанышта районкүләм өмә булып узды
Меңнәр авыл китапханәсендә 18 апрель- Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә карата кичә үткәрелде.
Бүген традицион язгы өмә үтте. 5-7  сыйныф укучылары, укытучылар, мәктәп эшчеләре мәктәп алдын һәм бакчаны чистарттылар. 8 сыйныф укучылары Җиңү Паркында агачларның кәүсәләрен агарттылар, паркны чүп һәм ташлардан арындырдылар.
Кичә Казанның Совет районы 178 нче Мәгариф үзәге базасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Ел укытучысы-2015” республика конкурсын ябу, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы уздырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы химия укытучысы дип Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан Рузилә Гарипова табылды. Афәрин!
15 нче апрель көнне Казан федераль университетында регионара фән олимпиадалары җиңүчеләре хөрмәтләнде. Гимназия-интернатның 11 сыйныф укучысы Исламова Ләйлә татар теле буенча республика күләмендә 1 урын яулады. Укытучысы Әминова Л.Г. Котлыйбыз!
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары баскетбол ярышында 1 урында. Әфарин!
15 нче апрель көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Иҗади бәйгенең төп максаты − татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау.
Безнең гимназия-интернаттан Галиева Алинә драматургия номинациясендә 1 урын, поэзия һәм проза номинацияләрендә Салахова Айсинә һәм Фаррахова Римма 2 урынга лаек дип табылдылар. Әһлетдинова Энҗе, Шәймиева Энҗе, Шәкурова Гөлназ лаурест исемен алдылар. Укытучылары Әминова Л.Г. һәм Әһлетдинова Л.Ф. Котлыйбыз!
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары каен бөрене тиз арада җыеп тапшырдылар.
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Гилмутдинова Ләйсән ФГОС укуларына Казанга китте.
Иске Кормаш мәктәбе территориясен, юл читләрен чистартырга 5 класс  укучылары һәм техработниклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International