Татарстанның иң яхшы химия укытучысы бездә эшли

2015 елның 18 апреле, шимбә
Кичә Казанның Совет районы 178 нче Мәгариф үзәге базасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Ел укытучысы-2015” республика конкурсын ябу, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы уздырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы химия укытучысы дип Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан Рузилә Гарипова табылды. Афәрин!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International