Казанда "Илһам" яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

2015 елның 18 апреле, шимбә
15 нче апрель көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Иҗади бәйгенең төп максаты − татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау.
Безнең гимназия-интернаттан Галиева Алинә драматургия номинациясендә 1 урын, поэзия һәм проза номинацияләрендә Салахова Айсинә һәм Фаррахова Римма 2 урынга лаек дип табылдылар. Әһлетдинова Энҗе, Шәймиева Энҗе, Шәкурова Гөлназ лаурест исемен алдылар. Укытучылары Әминова Л.Г. һәм Әһлетдинова Л.Ф. Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International