ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
18 апрель көнне 5 класс укучылары "Тыл тормышы" альбомын тулыландыруны дәвам итеп, тыл ветераны Гыйздетдинова Наилә әби янында булып бик күп мәгълүмат туплап кайттылар. 4 нче сыйныф укучылары сугыш ветераны Бәхтиев Флүн абый янына бардылар.
18 апрель көнне Бурсык мәктәбендә язгы өмә уздырылды.
  16-18 апрель көннәрендә  Актанышның "Актаныш" спорткомплексында Татарстанның беренче президенты М.Ш.Шаймиев Кубогына үткәрелгән,1999-2001 нче елгы егетләр арасында башкорт-татар көрәше узды.
Бурсык мәктәбе укучылары Казанда!
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары аерым фәннәрдән мониторинг үтәләр.
18 апрель көнне Богады мәктәбендә язгы өмә уздырылды.
 19 апрель көнне  Чалманарат авыл җирлегендә өмә оештырылды.
«Мин татарча сөйләшәм» республика конкурс-акциясе кысаларында татар теле декадасын дәвам итептатар теле укытучысы Фәйзуллина Г.А.7-10 сыйныфлар арасында «Татарча да яхшы бел» интеллектуаль уен үткәрде. Барлык укучылар да актив катнашты.

18
апрель, 2015 ел
шимбә
Бүген Меңнәр мәктәбендә язгы өмә уздырылды.
Мәдәният хезмәткәрләре   ике көн Азнакай  районына семинарга барып  тәҗрибә алышып кайттылар.Азнакайның берничә фольклор коллективы белән таныштылар.Киләчәктә районыбызда фольклор ансамбльләрне  күбәйтергә  кирәк дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International