ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
24 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы уздырылачак
Җиңүнең 70-еллыгына багышлап мәктәбебездә ветераннар белән очрашу булып үтте.
16 - 18 апрель көннәрендә  “Актаныш” спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев призына  яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир булып узды.
Апрель башында "Любознайка" викторинасы булып үткән иде.
Районыбызда  20 – 27 апрель көннәрендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе уздырылачак
Мәктәбебездә "Игелек атнасына" багышланган "Ветеранга хат" акциясе үтте.
Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән җилнең тизлеге 15-20 м/с, вакыты белән 21-26 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин

17 нче апрель көнне Яңа Кормаш балалар бакчасында бакчага йөрүче балаларның ата-аналары өчен   “Ачык ишекләр” көне үткәрелде.  “Ачык ишекләр” көненә шулай ук башлангыч сыйныф укытучысы  Э.Шаймухаметова да чакырылды. 

« Мин татарча сөйләшәм” хәрәкәтенә кушылып, мәктәптә ункәнлек үткәрелде. Укучыларга бу хәрәкәтнең тарихы, әһәмияте аңлатылды. “Татар дозор”  юнәлешендә билгеләнгән укучылар, элмә такталарны, дәфтәргә язылган адресларны тикшереп чыктылар.  Бу хәрәкәтне пропагандалап, рәсемнәр ясадылар.  Бишенче , җиденче класс укучылары белән  татарча иң дөрес сөйләшүчеләр бәйгесе оештырылды. (Укытучылар  Нуриева Ә.Г., Шәемова А.М.)

Югары Яхшый мәктәбе укучылар бу конкурста актив катнаштылар. 2 класс укучысы Солтанова Нәзилә 2 турга узып, Казан шәһәрендә үз проектын яклап чыгыш ясады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International