Татарстан синоптиклары давыл турында кисәтә

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

 Бүген Татарстан синоптиклары куркыныч метеорологик күренеш - давыл турында хәбәр таратты.

20 апрельдә көннең икенче яртысында һәм кич, 21 апрель төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән  җилнең тизлеге 15-20 м/с, вакыты белән 21-26 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

21 апрельдә көндез ТР территориясендә көньяк-көнбатыштан 17-22 м/с тизлектә көчле җил булачак, диелгән ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International