« Мин татарча сөйләшәм” хәрәкәтенә кушылып, мәктәптә ункәнлек үткәрелде. Укучыларга бу хәрәкәтнең тарихы, әһәмияте аңлатылды. “Татар дозор” юнәлешендә билгеләнгән укучылар, элмә такталарны, дәфтәргә язылган адресларны тикшереп чыктылар. Бу хәрәкәтне пропагандалап, рәсемнәр ясадылар. Бишенче , җиденче класс укучылары белән татарча иң дөрес сөйләшүчеләр бәйгесе оештырылды. (Укытучылар Нуриева Ә.Г., Шәемова А.М.)