Районыбызның яшь батырлары

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

16 - 18 апрель көннәрендә  “Актаныш” спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев призына  яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир булып узды. Күркәм традициягә әверелгән әлеге бәйге быел 16 тапкыр яшь көрәшчеләрне үзенә туплады.

Ярышта Татарстаннан, Оренбург өлкәсеннән  48 командада 400 дән артык яшь батыр катнашты.

 Яшь көрәшчеләр 2 көн дәвамында үзләре арасыннан 10 үлчәү категориясендә иң көчле көрәшчеләрне  ачыкладылар:  

Актаныш командасы гомуми очколар буенча 2 урынны яулады. Аерым көрәшчеләргә килгәндә

Нурлыев Илгизәр (Богады мәктәбе) -  1урын;

Муллахметов Денис  (Актанышның 2 санлы урта мәктәбе) – 1 урын;

Нургалиев Раббани ( Актанышның 1 санлы урта мәктәбе) – 3 урын;

Мухамаев Алмаз (Кадет мәктәбе) -  4 урын;

Муллабаев Дамир  (Кадет мәктәбе) -  1 урын;

Шәйхәйдаров Захит (Тат. Суксуы мәктәбе) – 3 урын.

Җинүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International