17 нче апрель көнне Яңа Кормаш балалар бакчасында бакчага йөрүче балаларның ата-аналары өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрелде. “Ачык ишекләр” көненә шулай ук башлангыч сыйныф укытучысы Э.Шаймухаметова да чакырылды. Килгән кунаклар уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының рус теле һәм музыка шөгыльләрен карадылар. Шөгыльләрдән соң балаларның бердәм дәүләт белем бирү стандартлары буенча төзелгән эш дәфтәрләре белән таныштылар, шөгыльгә һәм балаларның белемнәренә карата үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.