15 апрельдә Казанда узган "Илһам" яшь язучылар бәйгесендә Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Салахова Алия, 6 нчы сыйныф укучысы Хадина Гүзәл катнаштылар. Аларга истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!