ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
"Туган тел" атнылыгы кысаларында бүген мәктәбебездә "Башваткыч" уены  гөрләп узды. Уенның максаты - язучылар, әсәрләрне ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау иде. 7, 8 һәм 9 класслардан берәр укучы катнашты. Классташлары катнашучылар өчен чын күңелдән җанатып утырдылар. Җиңүчеләргә килгәндә: 1 урын - Муллаянов Фәнзил (9 класс); 2 урын - Хабибуллина Алинә (7 класс); 3 урын - Хуҗина Айзилә (8 класс). Барлык катнашкан укучыларга, әзерләгән укытучыга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ландыш Илгиз кызы.

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары “Тамчы” вокаль ансамбле составында “Йолдызлык” республика фестивалендә катнаштылар. “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә (кечкенәләр граппасы) ансамбль III урын яулады. Вокалистлар: Шайгарданова Айзиля, Галимов Айваз, Шарифуллин Нурсултан, Салимгараева Камиля, Шайхразиев Амирхан, Ахметов Адель. Без аларны бу җиңү белән котлыйбыз һәм алда тагын да яңа уңышлар телибез!

22 апрель көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары  Роза Хәмидуллина, Амур Фәләх, Рушания Гиләҗева, Фәнис Нуртдинов, Зифа Кадырова белән очрашу кичәсе узды.Шулай ук үзәк китапханә хезмәткәрләре районда башланган "Георгиевская лента" акциясына старт бирделәр.
Актанышта Ленин паркы каршындагы мәйданда “Яшь гвардия” оешмасы волонтерлары ЮХИДИ белән берлектә, Бөек Җиңүнен алыштыргысыз символы булган тасмаларны өләшү уздыралар
20 апрельдән мәктәптә “Язгы игелек атнасы” старт алды. “Һәр көнне игелек кыл!” девизы астында һәр отряд төрле юнәлешләрдә эшчәнлекне башлап җибәрде. 11 класс укучылары мәктәп буенча “Нәрсә ул игелек?” дигән темага сораштыру үткәрделәр.
"Язгы мәрхәмәтлелек " атнасы - "Изге сүз" көне
Г.Тукайның туган көненә  багышланган КВН.
Бу атна “Язгы игелек атнасы” буларак, 22 нче апрель көнне 9 класс укучылары Гайнетдинова Сәкинә апа җитәкчелегендә авылда бердән-бер сугыш ветераны булган Хафизов Батыр бабай белән очрашуга бардылар.

22 апрель көнне, 6 сыйныф укучылары арасында “ Тукай эзләре буйлап... “ дип исемләнгән уен-ярыш үткәрелде. Укучылар Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерделәр, рәсемнәр ясадылар.

"Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы - "Йөрәктән йөрәккә"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International