Актанышта - “Георгий тасмасы” акциясе

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

 Кичә, 22 апрель көнне Республикада  “Георгий тасмасы”  Бөтенроссия  акциясе старт алды.

Быел әлеге патриотик акциягә 10 ел тула.  9 майга кадәр  туган илебез тарихына хөрмәт белдереп, миллионлаган кешегә тасма өләшенәчәк. Җиңү бәйрәме алдыннан Георгий лентасы белән машиналарны бизәү дә соңгы елларда күркәм традициягә әйләнде.

Актаныш районы да бу акциягә кушылды. Бүген 14.00 сәгатьтә Актанышта Ленин паркы каршындагы мәйданда “Яшь гвардия” оешмасы волонтерлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, Бөек Җиңүнен алыштыргысыз символы булган тасмаларны тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International