"Башваткыч" уены

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
"Туган тел" атнылыгы кысаларында бүген мәктәбебездә "Башваткыч" уены  гөрләп узды. Уенның максаты - язучылар, әсәрләрне ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау иде. 7, 8 һәм 9 класслардан берәр укучы катнашты. Классташлары катнашучылар өчен чын күңелдән җанатып утырдылар. Җиңүчеләргә килгәндә: 1 урын - Муллаянов Фәнзил (9 класс); 2 урын - Хабибуллина Алинә (7 класс); 3 урын - Хуҗина Айзилә (8 класс). Барлык катнашкан укучыларга, әзерләгән укытучыга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ландыш Илгиз кызы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International