Бу атна “Язгы игелек атнасы” буларак, 22 нче апрель көнне 9 класс укучылары Гайнетдинова Сәкинә апа җитәкчелегендә авылда бердән-бер сугыш ветераны булган Хафизов Батыр бабай белән очрашуга бардылар. Ул аларга үзе белән сугышта булган вакыйгаларны, үзенең ничек яралануын, госпитальдә ятуын, сугыштан соңгы тормышын укучыларга тәвсилләп сөйләде һәм медальләрен күрсәтте. Бу очрашу укучыларның күңелендә онытылмаслык хәтирә булып калды.