Яр Чаллы шәһәренең "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашу.

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
22 апрель көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары  Роза Хәмидуллина, Амур Фәләх, Рушания Гиләҗева, Фәнис Нуртдинов, Зифа Кадырова белән очрашу кичәсе узды. Шулай ук үзәк китапханә хезмәткәрләре районда башланган "Георгиевская лента" акциясына старт бирделәр.Кичәне "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзасы  Альбина  Авзалова  ачты, каләмдәшләренә иҗат уңышлары теләде.
  "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе рәисе Роза Хамидуллина тамашачыларга берләшмәнең тарихы, анды йөреп нинди язучылар чыкканы турында сөйләде. 
   Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты, " Безнең фикер" газетасы баш редакторы; Уразай, Таталачык, Әҗмәт авылларының тарихын язган Амур Фәләх үзенең иҗаты белән таныштырды.
    Хикәя, мәсәлләр тупланган "Яшьлеккә хат" дигән китап авторы Рушания Гыйләҗева үзенең шигырьләрен укыды.
    Шигъри җанлы, мәзәкчән кеше, тормышта очраган мәзәк хәлләр, көлкеле күренешләр язучы, Чаллы шәһәрендә Чирмешән якташлары җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья, Россия, Европа армспорт чемпионатларында катнашкан, 2011 елда Төркиядә үткән Европа чемпионаты призеры Фәнис Нуретдинов үз чыгышы белән кичәгә ямь өстәде.
    Озак еллар Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән, әдәбият тарихы музее җитәкчесе Чаллы язучылары иҗатына багышланган биобиблиографик күрсәткечләр төзегән, 2007 елдан "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсен җитәкләүче "Ләйсән тамчылары", "Ләйсән-моңлы бишегебез", "Моң дулкынында" күмәк җыентыклар төзүчеләрнең берсе Роза Хәмидуллина иҗаты белән таныштырды. 
  "Язмыш сынавы", "Сагынырсың-мин булмам", "Көтеп узган гомер", "Бәхеткә юл кайдан?" китаплары авторы (63 мең. эш татарча, 3 мең. русча тиражы) Зифа Кадырова үзенең тормыш юлы белән таныштырды, геройларының прототиплары турында сөйләде, катнашучыларның күп төрле сорауларына җавап бирде, катнашучыларны сөендереп тагын яңа китап язуы турында әйтте.
  "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе рәисе Лилия Шайгарданова каләмдәшләренә иҗат уңышлары теләде, үзенең китапларын бүләк итте.
   "Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханә" МБУ директоры М.М. Мавлетова кунакларга сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп истәлекле бүләкләр тапшырды. 
























 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International