ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
"Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы - "Җир көне"

“Язгы изгелек” атналыгы кысаларында узган 23 апрель” Изге сүз” көнендә  халык өчен зур сынау еллары булган Бөек Ватан сугышы чоры турында укучылар әби-бабалары белән хатирәләр яңартты, иншалар язды:


“Язгы изгелек” атналыгы кысаларында узган чаралар. 22 апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары Әхсән абыйлары җитәкчелегендә Таҗи Гыйззәт урамында яшәүче Имамова Флүзә апаның йорт тирәсен чүп-чардан арындырдылар.  Шул ук  көнне 8 нче сыйныф укучылары Илина апалары җитәкчелегендә Таҗи Гыйззәт урамында яшәүче Сәвия әбинең ишек алдын чүп-чардан арындырдып изге эш эшләделәр.

«Язгы игелек атнасы» кысаларында  22 нче апрель көнне Габдрашитова Гөлчәчәк Дильфасовна җитәкчелегендә  8 нче класс укучылары тыл ветераны Бакирова Гафия апага булыштылар. Аларның ихата тирәсен чистарттылар.

21 нче апрель көнне Киров урта мәктәбенең  6 нчы класс укучылары класс җитәкчесе Мәгъдәнурова Г. Х. белән берлектә тыл ветераны Саҗидә апаның хәлен белеп кайттылар. 

22 апрель көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  башлангыч сыйныф укучылары белән “Җир – безнең  уртак йортыбыз” дигән китапханә сәгате үткәрелде. 
Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ “Мәгариф идәрәсе” приказы № 143-ОД “ Башлангыч мәктәпләрдә ФГОС тәләпләренә туры китереп белем дәрәҗәсен тикшерү”нигезендә, 22 апрель көнне 4 класс укучылары рус теленнән мониторинг үттеләр. 

22 нче апрель көнне  Кирову урта мәктәбендә татар теле атналыгы уңаеннан "Иң пөхтә, иң матур язу" бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең җиңүчеләре дә билгеле булды. 

Регионара фәнни-гамәли семинар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International