“Язгы изгелек” атналыгы кысаларында узган 23 апрель” Изге сүз” көнендә халык өчен зур сынау еллары булган Бөек Ватан сугышы чоры турында укучылар әби-бабалары белән хатирәләр яңартты, иншалар язды:
Марданова Гүзәл. Минем батыр солдатым.
Газетдинова Рәмилә. Бөек Җиңүгә 70 ел.
Фатихова Ләйлә. Сугыш һәм яз.
Шагъзамова Эльза. Тормышның кадерен белик.
Әйе, без тыныч илдә муллыкта яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз. Бу җирдә матур яшәвебез белән без хөрмәтле ветераннарга бурычлы. Сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры ятимнәрен онытмау, аларны хөрмәт итеп, кирәкле ярдәмне, кайгыртучанлыгыбызны күрсәтү – безнең иң изге бурычыбыз,”- дип нәтиҗә ясый укучылар.