“Язгы изгелек” атналыгы кысаларында узган чаралар. 22 апрель көнне Сәфәр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Әхсән абыйлары җитәкчелегендә Таҗи Гыйззәт урамында яшәүче Имамова Флүзә апаның йорт тирәсен чүп-чардан арындырдылар. Шул ук көнне 8 нче сыйныф укучылары Илина апалары җитәкчелегендә Таҗи Гыйззәт урамында яшәүче Сәвия әбинең ишек алдын чүп-чардан арындырдып изге эш эшләделәр.