ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
24 апрель көнне  Чуракай  авыл китапханәсендә "Ә йөрәкләр һаман яралы " исемле тыл ветераны белән очрашу кичәсе  үтте.
24 апрель көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә бөек Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Гасырлар кичкән шигърият" исемле шигырь кичәсе узды.

24 апрель көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Библиотөн”.  

22 апрель көнне мәктәп күләмендә өмә үтте. 
21 апрель көнне мәктәпнең 6 класс укучыларыннан торган "Дуслык" отряды варислары Әнәк авылындагы  һәйкәл янын җыештырдылар.
23 нче апрельдә Казан шәһәрендә татарт теле һәм әдәбиятенең III Халыкара олимпиадасы булып узды.
Бүген  “Язгы изгелек” атналыгының 5 нче көне . Ул  “ Минем кече Ватаным” дип атала. Үзең яшәгән җирлекне, тарихи урыннарын белү һәрберебезнең изге бурычы булып тора. Шул максаттан сыйныф сәгатьләрендә 9-10 ынчы сыйныф укучылары Сәфәр авылы тарихы һәм  җирле атамалары белән таныштырдылар

Сәфәр мәктәбендә татар теле атналыгы дәвам итә. “Шигырьне таны” уенында 8 нче сыйныф укучылары Г.Тукай иҗаты буенча әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Иң күп баллны Гыйлмуллин Илназ җыйды. “Тукайга ияреп” Җиңүнең 70 еллыгына шигырь язу осталыгын да сынап карадылар.

Кичә, 23 апрель көнне 10 сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча мониторинг үттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International